Татарстан синоптиклары һава торышының җылынуын хәбәр итә. Дөрес, бүген әле салкынча, атмосфера басымы бераз төшкән, урыны белән кар. Көндез 13–18, төнлә урыны белән 20–25 градус суык. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә һава торышы үзгәрә.
Атмосфера басымы төшү сәбәпле, болытлы һава хөкем сөрәчәк, сизелерлек җылытачак. Кар көтелә. Көндез һава температурасы 4–10 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә 14–20 градустан төшмәячәк. Җомга көнне циклон һәм атмосфера фронтлары йогынтысында секундына 15–18 метр тизлектә көчле җил, буран фаразлана. Көндез 3–8, төнлә 7–12 градус суык. Ял көннәрендә янә көндез 11–16, төнлә 25 градуска кадәр суыта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез