Татарстанда һава торышы: җепшек кар һәм бозлавык көтелә

1 апрельдән, Татарстанда сизелерлек суыта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез урыны белән яңгыр, җепшек кар көтелә. Һава +2...+7 градуска кадәр җылыначак

Моннан тыш, юлларда бозлавык барлыкка килүе мөмкин. Җил көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан исәчәк, көндезге сәгатьләрдә ул сизелерлек көчәячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы кар бозлавык

Көн хәбәре