Татарстанда һава торышы: февраль башы җылы булачак

Синоптиклар әйтүенчә, февральнең беренче атнасы җылы булачак. Көн саен урыны белән явым-төшем көтелә.

Чәршәмбе – 2 февральдә республикада иртән һәм төнлә кар-буран. Көндез – урыны белән кар, һава температурасы 0...–5 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә –3...–8 градус суык. Пәнҗешәмбедә урыны белән көчле кар-буран, секундына 17 метр тизлектә көчле җил. Көн- дез һава температурасы –3...+1 градус булачак. Төнлә –3...–8 градус салкын.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә җылы һава саклана, тагын кар явачак. Җомга көнне көндез термо- метрның терекөмеш баганасы 0...–5 градустан түбән төшмәячәк, төнлә –3...–10 градус булачак. Шимбә көнне көндез –3...–8, төнлә –10 градуска кадәр суыту көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре