Бүген, 15 апрель кичендә һәм иртәгә, 16 апрельдә, төнлә һәм көндез Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исүе көтелә. Бу хакта синоптиклар хәбәр итте.
Җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, ә урыны белән 23 метр секундка кадәр җитүе ихтимал.
Татарстанның көнбатыш районнарында иртәгә иртән һәм төнлә бозлавык булырга мөмкин. Шунлыктан юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез