Иртәгә Татарстан территориясендә тагын суытачак.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -28 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.
12 мартта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, җил талгын, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, явым-төшем ихтималы аз.
Республика территориясендә төнлә температура -17..-22, урыны белән 25..-28 градуска кадәр түбәнәя, көндез -6..-11 градус тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез