Татарстанда һава торышы үзгәрә

28 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә -1 градуска кадәр кырау төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төнлә минималь һава температурасы +3…+8 градус, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшүе көтелә. Көндез һава температурасы +17…+22 градус», — диелгән хәбәрдә.

Явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы

Көн хәбәре