Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны-урыны белән көчле яңгырлар фаразлана. Кайбер районнарда, ТР башкаласын да кертеп, яшенле яңгырлар, ә кайбер урында боз явуы ихтимал.
Көчлелеге 6-11 м/с булган көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш җилләре кайбер урыннарда 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк (Казанда-18 м/с ка кадәр).
Төбәктә температура фоны түбәнәячәк. Шактый җылы төннән соң (+12дән +17 градуска кадәр) көндез термометр баганалары +20... +25 градуска кадәр генә күтәреләчәк (ТР башкаласында – +22... +24 градуска кадәр).
Элегрәк ТР Гидрометүзәге Татарстанда атна ахырына кадәр диярлек көнбатыш циклоны китергән тотрыксыз һәм артык эссе булмаган һава торышы сакланачак, дип сөйләгән иде. Аның Үзәк Россия территориясеннән көнчыгышка таба хәрәкәте узган атна ахырында ук башланды, бу хакта РФ Гидрометүзәгенең кыска вакытлы һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Александр Голубев хәбәр итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез