Газетага язылу

Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Соңгы арада республикада аномаль суык һава урнашты. Әмма якындагы көннәрдә һава торышы үзгәрә: коры суык чигенеп, әкренләп җылытачак. Явым-төшем – кар-буран көтелә.

Чәршәмбе – 28 гыйнварда көнбатыштан циклон үтеп керү сәбәпле, һава температурасы –7...–12 градус кына тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә –13...–18 градус. Пәнҗешәмбе – 29 гыйнварда кар, урыны белән көчле буран. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –2...–7 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә – 8...–13. Секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил. Юлларда – бозлавык һәм кар көртләре.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга һәм шимбә – 30–31 гыйнварда берникадәр суыта башлаячак. Урыны белән кар-буран һәм көчле җил булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре