Моннан тыш, республика юлларында бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә төбәкнең дәүләт автоинспекциясе. Юлларда кар көртләре һәм кар "боткасы" булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, шимбә көнне җилнең тизлеге 9-14 м/с, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә минималь температура -13 ..-18˚. Шул ук вакытта көнчыгышта урыны белән аязганда шактый суытачак – термометр баганалары -21 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -4 ..-9 градус салкын булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез