Газетага язылу

Татарстанда һаваның пычрак булуыннан зарланучылар кимегән

Республикада һаваның пычрак булуыннан зарланган шикаятьләр саны 2024 елдан бирле алты тапкыр кимегән.

Экология һәм табигать ресурслары министры Азат Җиһаншин әйтүенчә, ике ел элек һава пычрануның 1660 очрагы теркәлсә, узган елда бу күрсәткеч 263 кә калган.

Соңгы 30 елдагы статистика мәгълүматлары буенча, төбәкнең тулай продукты 3 тапкыр артса да, һавага чыгарылган пычрак матдәләр күләме – 25,5, ә елгаларга агызылган пычрак су күләме 68 процентка кимегән.

 

Сүз уңаеннан, узган елда республика экологиягә инвестицияләр өлкәсендә рекордлы күрсәткечләргә ирешкән: әйләнә-тирә мохитне саклауга барлыгы 15 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Татарстан бу күрсәткеч ягыннан Мәскәү һәм Санкт-Петербургны да уздырган.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре