Татарстанда һөнәри осталык буенча чемпионат башланды

Татарстанда һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы башланды. Ул 27 гыйнвардан 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. 23 шәһәр һәм авылда барлыгы 92 мәйданчык эшләячәк.

Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында «Профессиональ компетенцияләр үсеше үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
– Чемпионат тарихында быелгы ярышлар иң зурысы. Анда яшьләр 330 юнәлеш буенча осталыгын күрсәтәчәк. Чарада урта һөнәри уку йортларында белем алучы 1350 студент һәм 650 укучы катнашачак. Җиңүчеләр Татарстан данын Санкт-Петербург шәһәрендә узган ярышта яклаячак, – диде Эмиль Гобәйдуллин. – Әлеге чемпионат ярыш кына түгел, һәр катнашучының осталыгын ачу һәм кадрларыбызның Татарстан, Россия күләмендә көчен күрсәтү дә. Эшче һөнәрен сайлаган яшьләребезнең ярышта лаеклы чыгыш ясаячагына ышанам. Уңыш елмайган конкурсантларга предприятиеләрдә стажировка үтү, эшкә урнашу тәкъдим ителә.
Алай гына да түгел. Чемпионатта җиңүчеләр өчен бүләге дә саллы. Әйтик, алтын медаль яулаучыларга республика –150, көмеш отучыларга –125, бронза ияләренә 100 мең сум түли. Моннан тыш, федераль түләү дә каралган. Бу сумма 1 нче урынга –300, 2 нче урынга –200, 3 нче урынга –100 мең сум.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре