Республикага төньяк-көнчыгыштан үтеп кергән һава агымнары явым-төшемсез җылы һава урнашуга китерде. Якындагы көннәрдә яңгырлар көтелми. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә төшәчәк, көндез җылы булачак. Шимбә – 19 июльдә көндезге температура +20...+25 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә +6...+11 градуска кадәр төшәчәк. Якшәмбе – 20 июльдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +23...+28 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +7...+12 градус.
Гидрометеоүзәкнең фаразына караганда, киләсе атна башында – 21-22 июльдә республиканың көнбатыш циклон йогынтысында калачак. Һава температурасының +25...+31 градуска кадәр җитүе күздә тотыла. Көнбатыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез