Татарстанда якындагы тәүлектә көчле җил көтелә

Татарстанда 28 июльдә секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга урамда реклама щитларыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәклеген искәртә.

Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре