Татарстанда ял иткән вакытта бер хатын-кызны керпе тешләгән

Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз балалары белән ял йортына барган. Кич белән ул үзләре яши торган йорт янында керпе күреп, аны балаларына күрсәтергә уйлаган.   

Ул керпене тотып алган. Балалары чыннан да бик куанганнар, көлешкәннәр. Керпе дә башта карышмаган, әмма кинәт кенә куркып киткән һәм хатынның бармагын тешләп алган. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.

“Мин керпеләрнең тешләгәнен белми дә идем! Бармагым шеште.  Бик нык авыртты. Иртән БСМПның травпунктына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Бүген котыру авыруыннан алтынчы уколымны ясатам” - дигән ул.

Табиблар исә керпене кулга алмаска киңәш итә. Чөнки алар лишай, гөмбәле инфекция, сальмонеллез белән зарарланган булырга мөмкин. Шулай ук керпе тешләгән очракта котыру авыруы да иярергә мөмкин. Аның инкубация вакыты 10 көннән өч айга кадәр. Шуннан соң кешенең нерв системасына зыян килеп, ул үлергә мөмкин, дип кисәтә табиблар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

керпе

Көн хәбәре