Татарстанда ял көннәренә +5кә кадәр җылыта

Татарстан территориясендә ял көннәрендә 5 градуска кадәр җылыта. Мондый һава җомгадан, 15 марттан көтелә. Һава торышы фаразын ТР гидрометүзәге бастыра.

Пәнҗешәмбе, 14 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, ә көндез урыны белән 15 м/с. Төнлә минус 4-9 градус, ә көндез - минус 2-3 градус булыр дип фаразлана. Юлларда бозлавык.

Җомга көнне, 15 мартта, явым-төшем көтелми. Җил урыны белән 15 м/с ка кадәр көчәячәк. Температура төнлә үзгәрмәячәк - минус 4-9 градус. Көндез җылына - 0дән плюс 5 градуска кадәр.

Шимбә, 16 мартта, төнге температура шулай ук 4-9 градус түбәнрәк, ә көндез - 0 дән плюс 5 градуска кадәр. Юлларда температура үзгәреп тору аркасында бозлавык фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре