5 һәм 6 июльдә Татарстан эссе һава массасы йогынтысында булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Аерым урыннарда яшенле яңгырлар һәм секундына 15–20 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә.
Төнлә һава температурасы +14...+19 градус булачак. Көндез исә һава +25...+31 градуска кадәр җылыначак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез