Татарстанда ял көннәрендә яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Татарстанда ял көннәрендә көчле җил, карлы яңгыр көтелә.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә – 11 мартта төнге сәгатьләрдә карлы яңгыр, кыска вакытлы буран булачак. Көндез явым-төшем туктый. Җил, юнәлешен үзгәртеп, төньяктан исә башлаячак. Көндез –1...–6, төнлә –3...–8 градус. Юлларда – көчле бозлавык.

Якшәмбе – 12 мартта көндез көнбатыш районнарда секундына 15–18 метр тизлектә көчле җил, юеш кар, яңгыр булырга мөмкин. Көндез җылыта: +1...+6 градус. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы –3...–8 градус чикләрендә тирбәләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре