Газетага язылу

Татарстанда ял көннәрендә җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә

5 сентябрьдә Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы урнаша. Республикада яшен һәм урыны белән боз явуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Көн дәвамында күк йөзе болытлы була, көндез кайбер урыннарда болытлар таралачак. Иртән томан саклана. Аерым районнарда, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булырга мөмкин. Көндез урыны белән боз явуы ихтимал.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлек белән исәчәк. Яшен вакытында аның тизлеге 15–20 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +10 градустан түбән төшмәячәк. Көндез +22...+27 градуска кадәр җылыначак. Казанда +22...+24 градус көтелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре