Татарстанда ял көннәрендә җылытачак

Ял көннәрендә, Татарстанга циклон үтеп керү сәбәпле, җепшек кар явачак. Көндез һава температурасы +1 градуска кадәр җылына.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә-якшәмбе – 4–5 мартта көндез һава температурасы –2...+1 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә –2...–8 градус.

Синоптикаларның башлангыч фаразлары буенча, киләсе атна башында республикада аз гына явым-төшемле, салкынча һава саклана. Көндез –1...–4, төнге сәгатьләрдә –3...–8 градус булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре