ТР прокуратурасы хәбәр итүенчә, 2024 елның апреленнән декабренә кадәр бер җирле хастаханәнең табиб-травматологы арадашчы танышы белән бергә ялган больничный кәгазьләрен ачкан һәм озынайткан, шулай ук ялган инвалидлыкларны рәсмиләштерүдә ярдәм иткән. Алар алган акчаларның гомуми суммасы 3,5 млн сумнан артып киткән. Табиб 5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән һәм аңа 3,3 млн сум штраф түләргә туры киләчәк. Аның иптәше 6 ел катгый режимга хөкем ителгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез