Соңгы араларда Татарстан Төньяк Атлантикадан үтеп кергән циклон йогынтысында яши.
Тәүлеклек уртача температура нормага якын. Ялларда – 18-19 октябрьдә дә шундый ук һава торышы саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +6...+12 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә 0...+6 градус. Аз гына яңгырлар явып үтәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 20-21 октябрьдә янгырлы һава көтелә. Көндез +7...+12 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез