Татарстанда яңа дәүләт бүләге бирү тәкъдиме белән чыкканнар

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республикада яңа дәүләт бүләген – «Татарстан Герое» исемен гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, кайбер төбәкләрдә андый тәҗрибә бар инде. Хәзерге вакытта Татарстанда 55 дәүләт бүләге бар: ике орден, бер орден медале, биш медаль һәм 47 мактаулы исем. Иң югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, аны 2004 елда бирә башлаганнар. Бу бүләккә барлыгы 240 кеше, биш оешма һәм Кукмара районы лаек булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре