Әлмәттә Яңа елга әзерләнә башлаганнар. Эшчеләр Нефтьчеләр мәйданчыгында шәһәрнең төп чыршысын җыюга керешкән. Яңа ел күркенең нигезе һәм түбәнге итәгенең “скелеты” әзер дә инде.
“Татар-информ” Әлмәт районы матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, чыршының биеклеге 22 метр тәшкил итәчәк.
Нефтьчеләр мәйданчыгындагы шугалак инде күптән шәһәрнең чын мәгънәсендә визит карточкасына әйләнгән. Узган елда гына да биредә 24 меңнән артыграк кеше булып киткән.
Шугалакны җыю эше дә тулы көченә алып барыла. Аны инде ноябрь азагында ачу күздә тотыла. Белгечләр, кояшлы көннәрдә бозы эремәсен өчен, суыту системасын бик җентекләп эшләгән. Махсус торбалар аша 11 тонна этиленгликоль бертуктаусыз агып, “әйләнеш ясап” торачак. Ә аны янәшәдә урнаштырылган бик көчле ике суыткыч тиешле температурада тотачак. Мондый система һава температурасы +10 градуска җиткәндә дә бозның эремәвенә ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез