Газетага язылу

Татарстанда Яңа елның биш көнендә ике кеше янгында һәлак булган

Яңа ел каникулларының биш көнендә Татарстанда 57 янгын чыккан, аларда ике кешенең гомере өзелгән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

31 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр республикада өч кешесенең сәламәтлегенә янгында зыян килгән, тагын дүртесен коткарып калганнар. Моннан тыш, биш кеше пиротехника кулланганда җәрәхәтләнгән.

Бәйрәм көннәрендә чыккан янгыннарның төп сәбәпләре: электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү, мич һәм төтен чыгару юлларының төзек булмавы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре