Август аенда Татарстанда иске йортлардан торакка ихтыяҗ үзгәрмәгән. Ә менә беренчел базардагы күрсәткечләр кимегәннән-кими. Бу хакта “Татар-информ” Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Төбәктә җәйнең соңгы аенда 5,5 меңнән артыграк сату-алу килешүе теркәлгән. Июль ае күрсәткеченә (5,8 мең) якын бу. Торак булмаган бүлмәләргә ихтыяҗ 7 процентка арткан (1008 алыш-биреш). Шәхси торак сату-алу килешүләре саны (1,5 мең) да июльдәге күрсәткечкә туры килә.
Шул ук вакытта җир кишәрлекләре буенча алыш-бирешләр саны 10 процентка кимегән. Августта аларның саны – 7,9 мең. Июльдә исә 8,8 мең булган.
Ә менә беренчел торак базарында иң зур кимү күзәтелгән. Июль аенда Татарстанда “өлешчеләр” 1,2 мең килешү төзелсә, августта бу күрсәткеч 1 меңгә дә тулмаган (20 процентка диярлек кимегән).
Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова әйтүенчә, Үзәк банкның төп ставканы арттырганнан соң ипотека программалары шартлары үзгәрүгә бәйле бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез