Татарстанда яңа төрле лагерьлар барлыкка киләчәк

2023 елда Татарстанда глэмпинг һәм кэмпинг форматындагы лагерьлар проектларын эшли башлаячаклар. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр Ринат Садыйков хәбәр итте.

Яшьләр эшләре министры сүзләренә караганда, мондый тлагерьлар булдыру – үзенчәлекле проект.

– Яшьләр арасында чатырлы лагерьлар популяр булуын исәпкә алып, быелның җәендә "Лето" һәм "Костер" үзәкләре Табигатьне һәм экотуризмны үстерү департаменты белән берлектә глэмпинглар һәм кэмпинглар форматындагы яңа проекталар эшләргә керешәчәк, – диде Ринат Садыйков.

Министр сүзләренчә, узган елгы җәйдә Татарстанда балалар ялы программасы барлыгы 200 меңләп кешене колачлаган. Монннан тыш, 50 меңләп гаилә балаларын лагерьларга кэшбеклы юллама (сатып алынган юлламаның ярты бәясен кире кайтару мөмкинлеге) файдаланып җибәргән. Кире кайтарылган акчаның күләме – 570 млн сум.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре