Татарстанда яңа туган балалар өчен беренче чиратта кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты ачыла. Башлангычның максаты – балалы гаиләләргә ярдәм итү. Министрлар Кабинетының бу җәһәттән карары республиканың хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.
Прокат пунктлары халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү (КЦСОН) базасында оештырылачак. Аларның исемлеген Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы расларга тиеш. Проект 2025 елның 1 ноябреннән гамәлгә ашырыла башлаячак.
Прокат хезмәтләреннән бала тууга бәйле рәвештә ай саен пособие алып, яшь ярымга кадәрге балалар тәрбияләүче ата-аналар файдалана алачак, Шартлары: алар Россия Федерациясе гражданлыгына ия булырга, Татарстан районы яки шәһәрендә даими яки вакытлыча яшәргә, салымнарны вакытында түләп барырга тиеш.
Шулай ук көндез укучы балалы студентлар (баланың әнисе дә, әтисе дә 25 яшькә кадәр булган), күпбалалы яшь гаиләләр (30 яшькә кадәр) һәм ялгыз аналар яки аталар да прокатка әйбер алырга хокуклы булачак.
Прокатка бирелә торган беренче чиратта кирәкле әйберләр исемлегенә керә:
• коляска-трансформер (1,5 яшькә кадәрге балага),
• бала караваты (1,5 яшькә кадәрге балага),
• ходунки ( 1 яшькә кадәрге балага),
• * кышкы чана-коляска (1,5 яшькә кадәр),
• биләүсә өстәле (до 6 айга кадәрге балага),
• ашату өчен урындык (1,5 яшькә кадәрге балага),
Проект Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бүлеп биргән республика бюджеты акчасы хисабына финансланачак. Аны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту да министрлыкка йөкләнгән.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм итү – «Гаилә» илкүләм проектының төп максаты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез