Татарстанда янә җылы һәм хәтта эссе булачак

Республика бик җылы һава агымы чолганышында калачак.

Татарстанга җылы һәм хәтта эссе һава кире кайта. Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, 28-29 апрельдә республика бик җылы һава агымнары чолганышында калачак. Явы-төшем көтелми. Һава температурасы көндез +26 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Киләсе атна башы да җылы булачак.

Иртәгә – 27 апрельдә урыны белән аз гына яңгыр, секундына 15-17 метр тизлектә җил. Көндез +23, төнлә +12 градус.
Исегезгә төшерәбез: 24 апрельдә Татарстанда моннан 50 ел элек (1975 елда) булган температура рекорды кабатланды: термометрның терекөмеш баганасы +22,8 градуска кадәр күтәрелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре