Татарстанда яңартылган авыл ипотекасын кемнәргә бирәчәкләре билгеле булды

Татарстанда яңа шартлар нигезендә ташламалы авыл ипотекасын бирүне яңартып җибәргәннәр. Кредит авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, саладагы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә биреләчәк. Бу хакта “KazanFirst” “Россельхозбанк”, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

“Россельхозбанк” 29 сентябрьдән Татарстан Республикасында авыл ипотекасы программасы буенча янә гаризалар кабул итә башлаган. Программа узган елда субсидияләр лимиты беткәннән соң туктатып торылган.

Программаның гамәлдә булу чорында Татарстанда аны 5,8 мең гаилә алган. 2024 елда барлыгы 3,9 миллиард сумлык 773 кредит бирелгән. Ипотека алу шартлары үзгәрмәгән. Ставка – 0,1-3 процент. Кредитның максималь күләме – 6 миллион сум. 25 елга кадәр бирелә.

Ташламалы кредит алучылар даирәсе киңәйтелгән. Ул агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, бу өлкәдәге хосусый эшмәкәрләрдән тыш, Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы, “Росрыболовство”, “Россельхознадзор” карамагындагы оешмалар хезмәткәрләренә дә бирелә. Моннан тыш әлеге исемлеккә авыл территорияләрендәге җирле үзидарә органнары һәм социаль өлкә хезмәткәрләре кертелгән. Быелдан башлап, программада махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның хатыннары һәм тол хатыннары да катнаша алачак.

Кредит алу өчен авылда 5 ел даими теркәлеп яшәүне һәм югарыда телгә алып үтелгән төбәкләрдә эшләүне расларга кирәк. Ипотека акчасына подряд килешүе нигезендә йорт төзетергә, йортны мөстәкыйль салырга, әзер йорт, биш каттан биегрәк булмаган йорттан фатир сатып алырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре