Ә менә утта гомере өзелгәннәр былтыргы 81 дән быел 104 кә җиткән. 10 айда янгынарда 5 бала әрәм булган. Монысы былтыргыдан 2 гә күбрәк. Барлыгы 134 кеше зыян күргән.
Утта һәлак булганнар саны 19 районда арткан. Фаҗигаләрнең яртысы кеше яшәгән урында килеп чыккан һәм аларда 95 кешенең гомере өзелгән. 58 е аек булмаган. Үлемгә китергән фаҗигаләр ут белән саксыз эш итү (59 кешенең гомере өзелгән), электр приборларыннан дөрес файдаланмау (29), шартлау (2), газ җиһазларыннан дөрес файдаланмау (3), мичләр һәм төтен юллары төзек булмау (7), ут төртү (1) кебек сәбәпләр аркасында килеп чыккан. Янгын турында кисәтү җайланмалары ярдәмендә 15 кешенең гомерен коткарып калганнар. Быел Татарстанда йорт һәм фатирларда 11 458 әнә шундый җиһаз урнаштырганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез