Махсус режим вакытында катгый чикләүләр гамәлдә булачак. Учак ягу, чүп-чар, кипкән үлән яндыру тыела. Шулай ук шәхси йорт биләмәләрендә мангаллардан, ризык әзерләү өчен башка җайланмалардан файдалануга таләпләр кырысландырыла.
Урманнарга якын урнашкан торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләре һәм икътисад объектларында пиротехникадан файдалану да тыела. Территорияләрне кипкән үләннән, чүп-чардан арындыру, янгын сүндерү өчен билгеләнгән су чыганакларының төзеклеген барлау күздә тотыла. Бистә-авылларда янгынга каршы вакытлыча постлар куелачак, урманнар һәм ял итү урыннарын тикшерү оештырылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез