Газетага язылу

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде

25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул коры үлән һәм чүп-чар яндыруны булдырмау, шулай ук табигый янгыннар куркынычын киметү өчен эшли башлады.

Бу чорда республиканың бөтен территориясендә коры үсемлекләрне һәм калдыкларны яндыру тулысынча тыелган. Урманнар янәшәсендә урнашкан торак пунктларда, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, шулай ук урман янгыннары куркынычы булган зонадагы балаларны савыктыру лагерьларында да учаклар кабызып мангаллар кулланырга ярамый.

Чикләүләр җәмәгать туклануы предприятиеләренә кагылмый. Урман массивларыннан читтәге бакча участокларында биналарга һәм корылмаларга кадәр кимендә биш метр ераклыкны үтәгән очракта, мангалада ризык әзерләү рөхсәт ителә.

Республикада хәлне контрольдә тоту өчен янгын сакчылары, полиция, җирле үзидарә органнары һәм ирекле янгын сүндерүчеләр катнашында эшче төркем булдырылды. Урман-парк һәм яр буе зоналарында патрульлек итү планлаштырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре