Татарстанда яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

Татарстанда якын арада һава торышы начарлану фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

"14 июльдә төнлә һәм көндез Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшен, кыска вакытлы җил (аның тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин), аерым районнарда көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә", - диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре