Сишәмбе – 22 октябрьдә көндезге сәгатьләрдә кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, республикада бүген көндез һава температурасы +9...+14 градуска кадәр күтәреләчәк. Төньяктан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 5-10 метр, урыны белән 15 метрга кадәр тизлектә җил.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 23,24 октябрьдә дә яңгырлар көтелә. Һава температурасы көндез +11...+13 градус. Ә менә җомга һәм шимбә – 25,26 октябрьдә суыта. Бу көннәрдә Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы нибары 0...+7 градус күрсәтәчәк. Шул ук вакытта яңгыр һәм юеш кар явачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез