Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бүген, 24 августта, Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр күзәтелә.
Республикада алмашынучан болытлы һава, төнлә һәм көндез урыны белән көчле яңгырлар явуы ихтимал. Шулай ук боз яву мөмкинлеге турында да кисәтә синоптиклар.
Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 17-22 метр секундка кадәр җитәчәк.
Бүгеннән һава температурасы түбәнәя. Төнлә 15-20, көндез 21-24 градус җылы булыр дип фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез