Газетага язылу

Татарстанда яңгыр явачак, җил көчәячәк һәм 23 градуска кадәр җылытачак

6 сентябрьдә Татарстанда болытлы, аязучан һава торышы көтелә. Кайбер районнарда бераз һәм уртача көчле яңгыр явачак, урыны белән яшен булырга мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 15–20 метрга кадәр көчәячәк. Көндез һава температурасы +18...+23 градус булачак.

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыра. Янып торган шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташламаска, мичләр һәм электр җиһазларының төзеклеген тикшерергә, төнгә һәм өйдән чыкканда техниканы сүндерергә кирәк.

Балаларны караучысыз калдырмаска да киңәш ителә. Янгын чыккан очракта 101 яки 112 номерларына шалтыратырга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре