Бүген, 27 октябрь көнне, Татарстанда дымлы һәм болытлы һава сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Бөтен республика буйлап яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр дәвам итә, көндез алар урыны белән уртача явым-төшемгә кадәр көчәячәк.
Аерым участокларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш җиле 5 м/с тан 10 м/с ка кадәр көчәячәк.
Татарстанда 2-7 градуска кадәр җылы булачак (Казанда - 5, 7 градуска кадәр).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез