Бу көннәрдә Татарстанда циклон йогынтысында яшенле, яңгырлы җылы һава күзәтелә. Алдагы тәүлектә – 25 июльдә циклон чигенә башлаячак.
Ләкин урыны белән кыска вакытлы яңгырлар сакланып кала әле. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23...+28 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +13...+18. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә җил. Ялларда – 26 һәм 27 июльдә явым-төшем көтелми.
Төньяктан искән җил һава температурасын берникадәр киметәчәк. Шимбә – 26 июльдә көндез җиләсрәк: +19...+24 градус булачак. Төнге сәгатьләрдә +8...+13 градус. Якшәмбе – 27 июльдә көндез һава температурасы +21...+26 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +7...+12 градус тәшкил итәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында антициклон урнаша. Явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы күтәрелә башлаячак. Дүшәмбе – 28 июльдә көндез +22..+27, сишәмбе – 29 июльдә +25..+30 градуска кадәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез