Республикада атна азагында җылыта, ә киләсе атна башында яңгырлар туктый. Гидрометеоүзәк фаразы шундый.
Бүген һәм иртәгә – 16-17 августта аз гына яңгыр, төньяк-көнбатыштан салмак кына җил көтелә. Җомга – 16 августта көндез һава температурасы +14...+19 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Шимбә көнне җылырак булачак: +18...+23 градус.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якшәмбе – 18 августта циклон көнчыгышка таба тайпылачак. Ләкин әле барыбер кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +19...+24 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +10...+15 градус тәшкил итәчәк.
Башлангыч фаразлар буенча, киләсе атна башында берникадәр җылыта: көндез +20...+25. Дүшәмбе – 19 августта аз гына яңгыр көтелә. Сишәмбе – 20 августта инде явым-төшем булмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез