Татарстанда яңгырлы һәм чагыштырмача җылы һава торышы көтелә

Бүген, 19 августта, Татарстанда актив көньяк циклон тәэсире аркасында салкынча һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгырлар ява. Кайбер районнарда яшеннәр, боз явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр һәм урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр булачак. Республикада шторм кисәтүе игълан ителде, җилнең көчәюе секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез Татарстанда 17-22 градуска кадәр җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре