Газетага язылу

Татарстанда яңгырлы һәм салкынча һава торышы көтелә

Бүген Татарстанда салкынча, болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә кайбер районнарда башланган яңгырлар көндез бөтен республика буенча таралачак.
Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-10 метр тизлектә искән җил көндез кайбер районнарда һәм Казанда да секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанда +12, +17, Казанда  +12, +14 градус җылы булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре