Газетага язылу

Татарстанда яшь ана югалганнан соң җинаять эше кузгатканнар

Татарстанда яшь ана югалганнан соң җинаять эше кузгатылган. Тикшерүнең барышы турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга җибәрәчәкләр.

 Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Хатын-кызның югалуы турында федераль телеканал эфиры аша мәгълүм булган. Анда билгеләп үтелгәнчә, яшь ана кибеткә киткән җиреннән югалган.

“Татар-информ” язганча, 30 яшьлек Тамара Волкова көннең беренче яртысында Казанның Авиатөзелеш районындагы йорттан чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Ире 9 февральдә аның югалуы турында полициягә хәбәр иткән. Өеннән чыгып киткәндә, соры төстәге куртка, зәңгәр джинсы, кыска кунычлы кара итек, соргылт төстәге башлык кигән булган. Хокук саклау органнары һәм волонтерлар югалган ананы эзләүне дәвам итә.

Хатын-кызның кайда икәнлеген белүчеләрдән 8 (800) 700‑54‑52 яки 112 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләре сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре