Татарстанда яшь ана сабыен кыйнап салкын мунчага бикләп куйган

Татарстанда 21 яшьлек анага карата җинаять эше ачканнар.

Менделеевски районының бер авылында яшәүче яшь ана яшь ярымлык баласын еш кыйнаган, шулай ук камчы белән "сабак укытып", салкын мунчага да бикләп куя торган булган. Әлеге хәл турында опека органнары белеп алган.
Бала реабилитация узганнан соң балалар йортына урнаштырылган, ә әнисен психологик психиатрия экспертизасы үтәргә озатканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ана сабый факт

Көн хәбәре