Газетага язылу

Татарстанда яшь ананы яшь ярымлык сабыеның тәрәзәдән егылып һәлак булуы сәбәпле хөкем итәчәкләр

Казанда 27 яшьлек хатын-кыз саксызлык белән яшь ярымлык улының үлемен китереп чыгаруда гаепләнелә.

Бу хакта  Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Фаҗига быел 15 июньдә булган. Хатын-кыз, йоклап яткан улын фатирда ялгызы гына калдырып, өеннән чыгып киткән. Бала, уянып, тәрәзә төбенә менгән һәм дүртенче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Сабый хастаханәдә җан биргән. Җинаять эше судка тапшырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре