Татарстанда яшь белгечләрне бюджет өлкәсендә калдыру ысулын уйлап тапканнар

Республиканың яшьләр парламенты мәктәпләргә, хастаханәләр һәм башка дәүләт учреждениеләренә яшь белгечләрен югалтмаска ярдәм итәрдәй махсус закон проектын эшләгән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Депутатлар парламент утырышында “Татарстан Республикасында бюджет өлкәсе учреждениеләренең яшь белгечләре турында” закон проектын тәкъдим иткән. Хезмәт буенча комиссия рәисе урынбасары Риман Сабуров проектны хуплаган.
Аның әйтүенчә, бюджет өлкәсендә кадрларга бәйле хәлләр зур борчу тудыра. Анда хезмәткәрләрнең уртача яше – 45тән артыграк. Шул ук вакытта яшь белгечләрнең өчтән ике өлеше эшчәнлегенең беренче елында ук эштән китә.
Закон проекты авторлары фикеренчә, яңа закон яшь белгечләрдә бюджет өлкәсендә эшләүгә карата кызыксыну уятачак. Алар әйтүенчә, эшли башлауның беренче өч елында эштән китүчеләр кимиячәк. Өстәвенә егет-кызлар укуын тәмамлаганнан соң эшкә тизрәк урнаша башлаячаклар.
Яшьләр парламенты закон проектын бер тавыштан хуплаган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ТатарстандаЯшьләр һәм балаларилкүләм проекты гамәлгәашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре