Татарстанда яшь гаиләгә торак юнәтүгә субсидияне ничек алырга икәнен аңлатканнар

Узган елда 432 гаиләгә ярдәм күрсәтелгән.

Татарстанда апрель аенда “Яшь гаилә” программасы буенча субсидия алуга гаризалар кабул ителә. Биредә сүз торак бәясенең 30 проценты күләмендә кире кайтарылмый торган субсидия алу мөмкинлеге турында бара. Аңа республиканың теләсә кайсы шәһәре яки районында яшәүче яшь гаиләләр дәгъва кыла ала. Субсидия күләме ике кешелек гаиләгә – ике миллион сумга кадәр, өч кешелек гаиләгә – 2,5 миллион сумга кадәр, дүрт кешелек гаиләгә – 3,3 миллион сумга кадәр, биш кешелек гаиләгә – 4,1 миллион сумнан артыграк күләмдә тәшкил итәргә мөмкин.

Дәүләт ярдәме алу өчен гаиләгә теркәлү урыны буена башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлеге программаны финанслау өчен һәр ел саен 100әр миллион сум бирелә. Узган елда, субсидиядән файдаланып, 400дән артыграк гаилә торак сатып алуга ирешкән.
Документлар рәсмиләштерү турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән Татарстан Яшьләр эшләре сайтында танышырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре