Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм йөзеннән 5,5 миллион сум бүлеп биреләчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында яшь галимнәргә дәүләт ярдәмен көчәйтү чаралары турында»гы документка үзгәрешләр кертү турындагы указны имзалады. Документ Республика Рәисе сайтында урнаштырылган.

Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү өчен һәркайсы 138 200 сум күләмендәге 40 республика фәнни премиясе гамәлгә куелачак һәм ул ел саен тапшырылачак.

Республика Министрлар Кабинетына премияләр тапшыру тәртибен раслау, чыгымнарны финанслауны тәэмин итү һәм указны гамәлгә ашыру өчен кирәкле башка карарлар кабул итү йөкләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре