Газетага язылу

Татарстанда яшь парлар туй көнендә сайлауга килгән

Татарстанда яшь парлар туй көнендә сайлауга килгән

Татарстанда берничә яшь пар туй көнендә сайлау участокларына килеп, тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Сайлауга килгән яшь гаиләләр арасында Александр һәм Екатерина Левагиннар, Айнур Галимуллин һәм Динара Нәбиева, Марат Гафиятов һәм Илгизә Шәйхетдинова, Александр Муравьев һәм Гөлнара Кәримова, Андрей һәм Анжелика Сурниннар бар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе яшь гаиләләргә мәхәббәт, үзара хөрмәт, гаилә җылысы һәм бәхет теләде.

Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре