Татарстанда яшь гаиләләр өчен туй үткәрүгә 100 мең сум күләмендә грант пәйда булган. Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина шулай дип белдергән.
“Танышу кавышуга китергән очракта яшь парга ярдәм итәргә әзербез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу проектны хуплый. Үземнең дә кәләш булганым бар, шуңа күрә туйның күпмегә төшүен беләм. Минем хыялдагы тантана булмыйча калды, ә без яшь парлар өчен бу көннең күңелгә бик нык уелуын һәм тормышларында иң мөһим көнгә әйләнүен телибез”, – дип белдергән ул.
Бу түләүгә исәп тоту өчен булачак ир белән хатынның яше 35тән артмаска, республикада алар 3 елдан күбрәк яшәргә тиеш. Ел азагына кадәр 80 пар шушы түләүне алырга мөмкин. Моның өчен заявка тутырып, видеовизитка белән бергә тапшырырга һәм әңгәмә аша узарга кирәк. Министр урынбасары әйтүенчә, бу эш 15 минуттан артык вакытны алмаячак.
Гаиләләргә ярдәм итү “Гаилә” илкүләм (милли) проекты максатларына туры килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез