Татарстанда яшь белгечләр – педагогларга кызыксындыру характерындагы айлык өстәмә 4 тапкыр диярлек арттырылып, 2510 сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелгән. Бу җәһәттән Министрлар Кабинеты карарына Премьер-министр Алексей Песошин кул куйган.
Кызыксындыру түләвенең күләме ничә сәгать укытканга бәйле.
Һөнәри белем бирү учреждениеләренең яшь мөгаллимнәренә дә шундый ук өстәмәләр каралган.
Яшь укытучылар өчен өстәмә түләү күләме 2018 елдан бирле үзгәртелмәгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез